12 ноября 2021 года Детский эколого-биологический центр совместно c ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» МО и Н РТ провели республиканский практико-ориентированный семинар профильных экологических центров Республики Татарстан «Современные подходы в решении задач экологического образования»
2021 елның 12 ноябрендә Балалар экология-биология үзәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» ДАҺБУ белән берлектә, «Экологик белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә заманча алымнар» дигән Татарстан Республикасы профильле экологик үзәкләренең Республика гамәли-юнәлешле семинары үткәрде.
На семинар приехали представители Азнакаевского, Актанышского, Елабужского, Мамадышского, Менделеевского, Заинского районов, городов Казань, Нижнекамск, Набережные Челны, Бугульма. Всего в мероприятии приняло участие 33 человека. Семинар проведен с соблюдением санитарно-эпидемиологических норм и требований.
Участниками семинара были директора, методисты, заместители директоров, заведующие отделами, педагоги дополнительного образования профильных экологических центров, заведующие экологическими отделами, педагоги экологического направления многопрофильных учреждений дополнительного образования Республики Татарстан, учителя-предметники естественнонаучного направления.
Основная часть семинара состоялись на базе Детского эколого-биологического центра. До пленарной части для гостей была организована экскурсия по Центру.
С приветствием и напутственными словами для гостей выступили и.о. директора МБУ ДО «ДЭБЦ» ЕМР РТ Усманова Галия Саитовна, Аввакумова Ольга Владимировна, методист, куратор экологического направления ГАОУ «РОЦ» МО и Н РТ и почетный гость семинара Ахтямова Асия Якуповна.
Основным докладчиком семинара выступила Гафиятуллина Эльвира Азатовна, старший преподаватель кафедры биологии и химии ЕИ КФУ по теме «Современные подходы в решении задач экологического образования». В своем выступлении Эльвира Азатовна акцентировала внимание на повышение экологической компетентности обучающихся и взрослых.
Хуснуллина Гузель Фазыловна, директор МБУ ДО «ДЭБЦ» Нижнекамского муниципального района РТ выступила по теме «Пути обновления содержания и доступности дополнительного образования естественнонаучной направленности через сетевое взаимодействие и сотрудничество с организациями реального сектора экономики».
Мд Нураззман Александра Васильевна, методист МАУ ДО «ДЭБЦ №4» г.Набережные Челны затронула актуальную на сегодняшний день тему «Навигатор дополнительного образования Республики Татарстан — как средство повышения доступности дополнительного образования».
В практической части семинара Детский эколого-биологический центр обобщил свой педагогический опыт и поделился им с его участниками. Методисты Валеева В.М., Козлова Н.Е. и педагоги дополнительного образования Минахметова А.К, Ситдикова А.Р., Хоснуллина Г.Ф., Шамсутдинова А.Р. поделились опытом использования различных форм деятельности на занятиях, провели мастер-класс. Также гости семинара посетили мастер-класс «Применение арт-технологий в экологическом воспитании детей с ОВЗ» Нуриевой Р.Р., методиста по естественнонаучному направлению, Харисовой А.И., педагога-организатора по работе с детьми ОВЗ МБОУДО «Дом детства и юношества» Мамадышского муниципального района.
Практическая часть семинара продолжила свою работу на базе ФГБУ «Национальный парк «Нижняя Кама». Сотрудниками отдела экопросвещения Бекмансуровым Р.Х., Сахбиевой Л.А. Панкратовой С.А., Вассановой М.С. для гостей семинара была организована содержательная экскурсионная программа с посещением музея природы и экологической тропы «Тропа знаний», а также тематическое музейное занятие по эколого-познавательной программе «В мире животных».
Далее за круглым столом участники семинара подняли и обсудили актуальные вопросы экологического образования детей и взрослых, а также злободневные проблемы в системе дополнительного образования.
По итогам работы семинара была принята резолюция:
- Продолжить системную работу по поиску и внедрению наиболее эффективных технологий, форм и методов инновационного педагогического опыта работы в области экологического образования.
- Использовать совместные ресурсы различных учреждений для повышения эффективности экологического образования.
- Усовершенствовать экологическую компетентность обучающихся и взрослых.
- Активизировать участие обучающихся и педагогов в конкурсах республиканского и всероссийского уровня.
Семинар прошел в теплой дружественной атмосфере, его участники выразили слова благодарности организаторам.
Үткәрү турында мәгълүмат
Татарстан Республикасының профильле экологик үзәкләренең Республика гамәли-юнәлешле «Экологик белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә заманча алымнар» семинары.
Семинарга Азнакай, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Зәй районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде. Чарада барлыгы 33 кеше катнашты. Семинар санитар-эпидемиологик нормаларны һәм таләпләрне үтәү белән үткәрелде.
Семинарда профильле экологик үзәкләрнең директорлары, методистлары, директор урынбасарлары, бүлек мөдирләре, өстәмә белем бирү педагоглары, экология бүлекләре мөдирләре, күп профильле өстәмә белем бирү оешмаларының экологик юнәлештә эшләүче педагоглары, табигый-фәнни юнәлештәге укытучылар катнашты.
Семинарның төп өлеше балалар экология-биология үзәге базасында узды. Пленар өлештә кунаклар өчен Үзәк буенча экскурсия оештырылды.
ТР АМР «Балалар экология-биология үзәге» директоры вазыйфаларын башкаручы Усманова Галия Сәет кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «РОҮ» ДАҺБУнең экологик юнәлеш буенча методисты, кураторы Аввакумова Ольга Владимировна һәм семинарның шәрәфле кунагы Әхтәмова Асия Якуп кызы сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Семинарның төп докладчысы-КФУның Алабуга институтының биология һәм химия кафедрасы өлкән укытучысы Гафиятуллина Эльвира Азат кызы, «Экологик белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә заманча алымнар» темасы буенча чыгыш ясады. Эльвира Азат кызы үз чыгышында укучыларның һәм өлкәннәрнең экологик компетентлыгын арттыруга басым ясады.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ директоры Хөснуллина Гүзәл Фазыл кызы «Табигый-фәнни юнәлештәге өстәмә белем бирүнең эчтәлеген һәм үтемлелеген челтәр аша яңарту һәм икътисадның реаль секторы оешмалары белән хезмәттәшлек итү юллары» темасына чыгыш ясады.
Яр Чаллы шәһәренең «4 нче балалар экология — биология үзәге» МАУ методисты Нуразман Александра Василий кызы бүгенге көндә актуаль булган «Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү навигаторы-өстәмә белем алу мөмкинлеген арттыру чарасы» дигән темага кагылды.
Семинарның практик өлешендә «Балалар экология-биология үзәге» үзенең педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерде һәм анда катнашучылар белән уртаклашты. Методистлар Вәлиева В.М., Козлова Н.Е. һәм өстәмә белем бирү педагоглары Минәхмәтова Ә. К, Ситдикова А. Р., Хөснуллина Г. Ф., Шәмсетдинова А. Р. дәресләрдә төрле эшчәнлек формаларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрделәр. Семинар кунаклары шулай ук Мамадыш муниципаль районының «Балачак һәм яшүсмерләр йорты» балалар белән эшләү буенча педагог-оештыручы Харисова А. И һәм табигый-фәнни юнәлеш буенча методист Нуриева Р.Р. үткәргән «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга экологик тәрбия бирүдә арт-технологияләр куллану» мастер-классында булдылар.
Семинарның гамәли өлеше «Түбән Кама «Милли паркы» ФДБУ базасында үз эшен дәвам итте. Семинарда катнашучылар өчен табигать музеена, «Белем сукмагы» дип аталган экологик сукмак буенча эчтәлекле экскурсия һәм «Хайваннар дөньясында» экологик-танып белү программасы буенча тематик музей дәресе оештырылды.
Аннары түгәрәк өстәл артында семинарда катнашучылар балаларга һәм өлкәннәргә экологик белем бирүнең актуаль мәсьәләләрен, шулай ук өстәмә белем бирү системасында көн кадагындагы проблемаларны күтәрделәр һәм фикер алыштылар.
Семинар эше нәтиҗәләре буенча түбәндәге резолюция кабул ителде:
- Экологик белем бирү өлкәсендә инновацион педагогик тәҗрибәнең иң нәтиҗәле технологияләрен, формаларын һәм методларын эзләү һәм гамәлгә кертү буенча системалы эшне дәвам итәргә.
- Экологик белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле учреждениеләрнең уртак ресурсларын кулланырга.
- Укучыларның һәм өлкәннәрнең экологик компетентлыгын камилләштерергә.
- Укучылар һәм педагогларның республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашуын активлаштырырга.
Семинар җылы дустанә атмосферада узды, анда катнашучылар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.