ГлавнаяНовости«Түбән Кама» милли паркына экскурсия .Экскурсия в национальный парк «Нижняя Кама»

«Түбән Кама» милли паркына экскурсия .Экскурсия в национальный парк «Нижняя Кама»

Түбән Кама” милли паркында  безне тагын яңа экскурсия программасы әзерләп каршы алдылар. 34 нче “Салават күпере” балалар бакчасының № 8 нче төркеме белән “кабан дуңгызы көне”нә бардык . Милли паркның экология — танып — белү программасы кысаларында  “Хайваннар дөньясында”тематик интерактив шөгыльләрдә икенче катнашабыз. Кабан дуңгызлары — кечкенә көтүләр булып көн күрәләр. Бөҗәкләр, гусеницалар, имән чикләвеге белән тукланалар. Кешеләр белән очрашмаска тырышалар. Әмма очраша калсаң, алар бик куркыныч: тиз чабалар, чыгып тора торган тешләре озын һәм очлы. Файда да китерәләр табигатькә: туфракны йомшарталар, бөҗәкләр, кимерүчеләрне киметәләр. Аларның ите тәмле, башларыннан карачкы ясау заманча булганга, браконьерлар кабаннарны күпләп аулыйлар икән. Шуңа экологлар, урманчылар чаң сугалар, баш санын саклап калырга өндиләр.

Еще один месяц пролетел, как один день. Вновь нам открыла двери музей природы национальный парк «Нижняя Кама». Наша группа № 8 МБДОУ №34 «Радуга» продолжает посещать тематические занятия в рамках эколого -познавательной программы «В мире животных». Увлекательные интерактивные занятия проводятся на базе музея природы национального парка. Сегодня для нас подготовили «День кабана». Кабаны оказываются далеко не безобидные зверюшки. Живут стайками, быстро бегают, иногда бывают очень опасными встречи с ними. Но полезные стороны тоже есть: кабаны разрыхляют своими пятачками почву, считаются санитарами леса – очищают от гусениц и грызунов. Хотя численность животных в норме, браконьеры являются главными врагами для этого вида.

Монда, интерактив танып  — белү шөгыле дә, әңгәмә дә, уеннар да, музей экспонатлары беән танышу да искиткеч. Ата — аналар да читтә калмый. Алар өйдә балалар белән кул эшләре, рәсемнәр, маскалар ясыйлар. Киләсе очрашуга җимлекләр һәм Яңа ел чыршылары әзерләргә тәкүдим иттеләр. Әлеге чаралар балаларның туган як табигате турында төрле яклы белемнәрен формалаштырып, җәнлекләргә карата сакчыл караш кына тәрбияләп калмыйлар кына калмыйлар, ә коллективта аралашу, җәмагать урыннарында, табигатьтә үз — үзеңне тоту культурасы, музей экспонатларына карата сак караш тәрбияләүдә зур ярдәмче булып торалар.

 

Родители вместе с детьми к определенным темам готовят поделки, маски, рисунки.  В следующий раз дали задание подготовить кормушки, елочки для новогоднего праздника. Планируем так же устроить детям чаепитие — очень интересная лесная кухня: сборы полезных трав, деревянные столы, стулья… Экологические экскурсии очень важны не только для расширения кругозора, познания про природу своего края, но и для воспитания культуры поведения на природе, в коллективе, в общении со взрослыми и сверстниками в рамках разных мероприятий.Итак, в декабре нас ждет — «рысь»!

 

Зигангирова З. Ф. — тәрбияче.

 

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)