Ученики гимназии №1 совершили путешествие в турецкий город-побратим Сафранболу, где выступили на Детском фестивале, побывали на приеме у мэра и губернатора. Этой традиции исполняется уже пять лет.
Танцевальный коллектив «Сайлян» и ученики гимназии готовились к этому событию с начала учебного года: разучивали танцы, песни, стихи, изучали турецкий язык. В этом году, как и раньше, в Турцию поехали отличившиеся в разных направлениях школьники. В последнюю неделю апреля семь учеников и два руководителя отправились в заграничное путешествие.
«Несмотря на то, что мы здесь уже не впервые, нашему восхищению не было предела, так как нас встретил чистый, утопающий в цветах солнечный Стамбул, — пишет Лаюза Вагизова, заместитель директора по воспитательной работе гимназии №1. — После этого мы держали путь вместе с сопровождающими в Сафранболу. Во время поездки мы наблюдали за красотой природы здешних мест: нас поразили высокие завораживающие горы, притягательные шумные водопады. Также мы были приятно удивлены ровными, прямыми дорогами, не свойственными нашим местам.
Главной целью нашей поездки было выступление на Детском фестивале, который был организован 23 апреля, и укрепление дружеских отношений учеников гимназии №1 и школы Мостафы Антеп углу.
Выступления гимназистов Детском фестивале были встречены дружными аплодисментами зрителей. Ребята танцевали и пели. Благодаря тому, что в течение года мы изучали турецкий язык, нам удалось высказать свои пожелания и выразить восхищение и на турецком языке.
Наша делегация посетила многие достопримечательности города Сафранболу: покорили высокие горы, побывали в пещерах горы Булак, поднимались на самую высокую точку города – Хыдырлык и оттуда любовались красотой и безграничными просторами. С целью знакомства с жизнью сельской местности Турции мы посетили старинную деревню под названием Старый Йурук, там нас угостили национальным блюдом «гузляма».
Мы побывали на приеме недавно избранного губернатора. Он предложил и в дальнейшем поддерживать творческие и дружеские связи между странами и городами. Также нас пригласили в городскую мэрию Сафранболу, нас встретил мэр города Наджип бей. Мы поздравили его с победой на выборах и вручили свои памятные подарки.
Так незаметно пролетела неделя в Турции. Мы договорились о встрече в следующем году, обещали обмениваться письмами, нас ждал Татарстан. В аэропорту Бегишево мы были встречены только что прошедшим апрельским снегом и последними весенними холодными ветрами, но, несмотря на это, всё было родное и милое сердцу.
В свою очередь мы, ученики и учителя гимназии, выражаем огромную благодарность мэру нашего города, главе района Геннадию Егоровичу Емельянову, за содействие и оказанную помощь в поездке в Турцию».
___________________________________
Кардәш шәһәребез Сафранболуга сәяхәт
Гимназия укучылары менә 5 ел рәттән Төркиянең Сафранболу шәһәренә дуслык визиты белән бара. Гимназия укучылары һәм «Сәйлән» бию төркеме бу сәяхәткә әзерлек эшләрен уку елы башында ук башлап җибәргән иде инде. Биюләр , җырлар, шигырьләр өйрәнү, төрек теле дәресләренә йөрү — бар да артта калды. Төрек иленә быел да уку алдынгылары, төрле сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре генә алып барылды.
Ниһаять, апрельнең соңгы атнасында җиде укучы һәм ике җитәкче Төрек иленең Сафранболу шәһәренә сәфәр чыгып киттек. Бу илдә инде ничәнче тапкыр булуыбызга карамастан, соклануыбызның чиге- чамасы булмады. Чөнки Истамбул безне җылы кояшы, чисталыгы, шау чәчәккә чумган табигате белән каршы алды. Безне каршы алырга килгән озатучыбыз Һәм махсус җибәрелгән автобус белән Сафранболу шәһәренә юл тоттык. Мондагы табигый байлыклар, биек таулар, алардан бик кызу тизлектә агып төшүче шарлавыкларга, тау асты юлларына сокланып бара торгач Сафранболуга килеп җиткәнебез сизелми дә калды. Безнең якларга хас булмаган тип-тигез , төзек юллар да безнең игътибарыбыздан читкә калмады.
Баруыбызның төп максаты 23 апрельдә үткәрелеп килүче Балалар бәйрәмендә чыгыш ясау булса, икенчесе 1 нче гимназия һәм Сафранболу шәһәренең Мостафа Антеп углу исемендәге мәктәп укучылары арасындагы дуслык элемтәләрен ныгыту, укучылар белән аралашу, дуслашу иде. Без максатыбызга тулысынча ирештек. Балалар фестивалендә катнаштык, жырладык, биедек. Гимназиялеләрнең чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Уку елы дәвамында төрек телен өйрәнү түгәрәгенә йөрү нәтиҗәсендә үзебезнең сәламнәребезне һәм тәбрикләүләребезне төрек телендә дә җиткерә алдык. Тел үзләштерү укучыларыбызга тугандаш мәктәп укучылары белән аралашканда да ярдәм итте.
Сафранболу шәһәрендә без бик күп истәлекле урыннарда булдык, биек тауларына мендек, мәгарәләрендә булдык, Хыдырлык тәбәсенең түбәсенә менеп шәһәрне тамаша кылдык. Төрек авылларының яшәү һәм көнкүреше белән танышу максатыннан Иске Йүрүк авылында кунакта да булдык, аларның милли ризыклары гүзләмәдән авыз иттек.
Безне яңа сайланган губернатор 6зе дә кабул итте. Киләчәктә дә дуслык элемтәләрен дәвам иттерү өчен ярдәм итәчәген белдерде. Шулай ук шәһәр мэры Нәджип бәй янында да булдык. Без аны сайлауларда җиңеп чыгуы белән котладык һәм аңа үзебез алып килгән бүләкләребезне тапшырдык.
Төрек илендә үткәргән атна гаҗәеп мизгелләре белән узып та китте. Киләсе елда да күрешергә, хатлар алышып торырга вәгъдәләр бирешеп , без дә Татарстанга юл тоттык. Бигеш аэрапортыннан чыгуга безне әле узган төндә генә явып киткән апрель кары һәм язның соңгы салкын җилләре каршы алды. Шулай да барысы да күңелгә якын, үзебезчә иде.
Ә без, Төрек илендә булып кайткан укытучылар һәм укучылар, үз чиратыбызда безгә бу сәфәргә баруда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән шәһәребез мэры Г.Е. Емельяновка чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.
Ләюза Вагизова, гимназия №1