ГлавнаяСтатьи«Ялкын» Алабуганы яктырта

«Ялкын» Алабуганы яктырта

“Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы бүген үзендә кунаклар кабул итте. Мәктәп тормышы белән танышырга “Ялкын” журналы хезмәткәрләре килде. Алар 6-8нче сыйныф укучылары белән очраштылар. Кызлар-малайлар кунаклар белән журналның эчтәлеге, әзерләнү тәртибе, хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Мәктәбебездә укучы сәләтле укучылар да журналистларда зур кызыксыну уятты. “Адымнар-Алабуга” турында мәкаләләр басманың ноябрь санында дөнья күрәчәк.

 

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)