Бүген 1 нче гимназия яны территориясендә микрорайон бәйрәме
« Кышкы сабантуй» үткәрелде. Тамаша уен –кѳлке, җыр- биюләр белән башланып китте. Бәйрәмгә гимназия укучыларыннан тыш, шушы микрорайонда яшәүчеләр дә килгән иде. «Кышкы сабантуй» саф һавада кышкы уеннар белән үрелеп барды. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә 6 нчы номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Шәмсетдинова Сания Вазиевна Һәм Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Балобанова Айсылу Ахсановна да килгән иде.
Бәйрәм барышында балалар иптәшеңне чанада тартып йөгерү, чаңгыда узышу, таяк тартышу, «Күңелле стартлар» кебек спорт уеннары белән бергә футбол мәйданчыгында гимназия беренчелегенә футбол ярышында да катнаштылар. Хәтта бәйрәмдә әле китәргә ѳлгермәгән кыш бабай белән кар кызы да бар иде.
«Кышкы сабантуй»да җиңүчеләргә кыш бабай капчыгыннан яңа ел бүләкләре таратылды. Ә иң актив укучыга Шәмсетдинова Сания Вазиевнаның махсус бүләге ел символы — маймыл рәсеме тапшырылды.
1 нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Л.Г.Вагыйзова