ГлавнаяСтатьиБөтенрәсәй “Туган тел” форумы

Бөтенрәсәй “Туган тел” форумы

20130524_12013 нче елның 23 нче маенда   Казанның К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  Бөтенрәсәй “Туган тел” форумы булды.  Форумда Алабуга муниципаль районыннан бер төркем делегация катнашты. Алар:

— ветеран укытучы Шагалиева Зөлфия Мирзанур кызы,

20130524_2

— Бөтенроссия күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән  “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең “Иң яхшы визит карточка авторы” номинациясендә җиңүче  10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хөсаинова Гөлнара Халис кызы,

20130524_3

“Халыкара бәйләнешләр” күргәзмәсе өчен җаваплы “1 нче гимназия” гомуми белем бирү бюджет учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарыВагыйзова Ләюзә Гилембаяновна,

20130524_4

— “Мәгълүмати- методик үзәк “нең милли белем һәм тәрбия бирү буенча методисты Ибраһимова Гөлфия Габделхак кызы.

20130524_5

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов форумның эшчәнлеген югары бәяләде һәм укытучыларга дипломнар тапшырып, алга таба да изге эшләрендә зур уңышлар теләде.

 20130524_620130524_7

Ибраһимова Г.Г.

3-72-60

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)