ГлавнаяБөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре.

_2016 нчы елның 29 нчы апрелендә 8 нче урта мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясеузды.

Конференциядә барлыгы 28 фәнни эш тыңланды.Эшләрнең тематикасы төрле иде: “Габдулла Тукай- күпкырлы шәхес”, “Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче язучылар иҗатында Г.Тукай образы”,”Тукай иҗатында мифологик образлар”, “Габдулла Тукай хатлары”, “Габдулла Тукай иҗатында Коръән нигезләре”,” Габдулла Тукай иҗатында экологик тәрбия”һ.б.

Барлык укучыларның да эшләре  кызыклы, тирән эчтәлекле иде.Шулай булуга карамастан иң яхшылар исеменә лаеклы эшләр дә табылды.

Җиңүче дипломына Мөбәрәкшина Айгөл , 9нчы урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы (укытучысы Фатыйхова Ф.Ә.), Богданова Диана,Петрова Алина, Поспелова урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары(укытучылары Гатауллина Ф.Ә.),Данилова София, 9нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Бакирова Р.Г.) лаек булдылар.

Укучыларны чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз,ә барлык катнашкан укучыларга  киләчәктә уңышлар телибез.

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)