ГлавнаяФазыл Шәехка багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция

Фазыл Шәехка багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция

Фазыл Шәехка багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция

17 нче март көнне Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи- мәдәни мирасын куллану” темасына укучылар һәм укытучылар катнашында фәнни-гамәли конференция булып үтте. Чарада мәгариф идарәсе методистлары,  Казан федераль университетының Алабуга институты галимнәре, Яр Чаллы социаль-педагогик технология һәм ресурслар институты профессоры, әдәбият галиме Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, регионнан килгән укытучылар, укучылар, Фазыл Шәехнең кызы Гөлфия ханым һәм татар иҗтимагый үзәге әгъзалары катнашты.

Фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган  укучыларга һәм укытучыларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

DSCN454317 март кѳнне 1 нче гимназиядә Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи — мәдәни мирасын куллану” дип исемләнгән регион фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Алабуга шәһәр һәм район мәктәбе укучылары белән бергә республикабызның Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама шәһәреннән килүчеләр дә бар иде. Конференция гимназиянең актлар залында пленар утырыш белән башланып китте. Гимназия укучылары кѳче белән әзерләнгән “Мәңге онытылмас даһи шагыйрь” әдәби композициясеннән соң сүз могътәбәр кунакларга бирелде. Ә пленар утырышны Яр Чаллы педагогия университеты институтыпрофессоры, әдәбият галиме Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы алып барды. Шулай ук конференция кунаклары арасында Казан федераль университетының Алабуга институты доценты Габидуллина Фәридә Имаметдин кызы һәм шушы ук институт мѳгаллиме ӘхмәдгалиеваГүзәлияГабдрәүф  кызы, Алабуга шәһәре татар иҗтимагый үзәге һәм «Аксакаллар шурасы» рәисе Мәхмүтов Рәфыйк Гарип улы, Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Ибраһимова Гѳлфия Габделхак кызы һәм Фазыл Шәехнең кызы Гѳлфия ханым да бар иде.

Пленар утырыштан соң конференция эшчәнлеге секцияләргә бүленеп дәвам итте. Укытучылар ѳчен дә “Укыту һәм тәрбия процессында халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм куллану” темасы буенча аерым секция эшләде. Ә укучылар исә  “Җирле язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты” һәм  “ Фазыл Шәех иҗатында

 рухи — әхлакый кыйммәтләр” секцияләрендә кѳч сынаштылар. Регион күләмендә үткәрелгән бу чара җиңүчеләргә дипломнар тапшыру ,  “Сәйлән” бию тѳркеме һәм “Тамчылар” вокал ансамбле укучылары чыгышы кебек күңелле мизгелләр белән тәмамланды.

 

DSCN4543

 

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)