Инде ничә ел рәттән безнең гимназиябездә дә бу көн билгеләп үтелә. 15 нче февральдән башлап 21 нче февральгә кадәр татар теле, рус теле, инглиз теле, немец теле дәресләрендә балалар төрле халыкларның туган телләре турында тагын да тирәнрәк мәгълүмат алалар. Бу көнне дәресләрдә, дәресләрдән тыш чараларда төрле милләт балалары үз телләрендә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күрсәтәләр. Үзенең туган теле белән hәрбер бала горурлана.