ГлавнаяТатар теле көне

Татар теле көне

DSCN17331Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әнисе булуы!
Э. Шәрифуллина

 23 ноябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары белән Әниләр көненә багышланган бик матур чара үткәрелде.

Чараны әниләргә багышланган шигъри юллар белән укытучылары Миләүшә Ирековна Җиһаншина ачып җибәрде. Укучыларны кыскача гына бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары балалар Әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, чәчәк таҗларына язылган сүзләрдән иң матурларын сайлап алып, әниләренә бәйрәм котлавы әзерләделәр.

Бәйрәм ахырында укучылар бәйрәм котлауларын открыткага язып, әниләренә бүләк итәргә теләүләрен белдерделәр. Укучылар чарадан зур канәгатьлек хисләре алып таралыштылар.

Сегодня среди учащихся 4-х классов в рамках Дня Татарского языка прошло мероприятие, посвященное ко Дню Матери. Ребята рассказали стихотворения. Выбирая самые красивые слова, написанные на лепестках цветов, сочинили оригинальные поздравления своим мамам на татарском языке. Решили сделать открытки своими руками, написать поздравления и подарить своим мамам.

М.Зиганшина

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)