ГлавнаяКонференция

Конференция

17 нче ноябрь көнне мәктәбебездә язучы, шагыйрә, публицист Кояш Тимбиковага багышланган китап укучылар конференциясе уздырылды. Конференция 7-11 сыйныфлар арасында үткәрелде. Конференциягә әзерлек барышында укучылар Кояш Тимбикованың тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар тупладылар, презентацияләр ясадылар. Конференциядә 11 сыйныф укучысы Әминов Идрис үзенең Чистай шәһәрендә уздырылачак Кояш Тимбикова исемендәге I регионара укуларында катнашу өчен әзерләнгән иҗади эшен тәкъдим итте. Әминов Идрис үзенең «Күрше авыл кызы» исемле хикәясе белән I сайлап алу турын үткән иде. II турда катнашу өчен, 20 ноябрьдә ул Чистай шәһәренә барачак. Конференция укучыларга бик ошады һәм мондый эшне алдагы көннәрдә дә дәвам итәргә кирәк дигән фикергә киленде.

© 2023 - Официальный сайт Управления образования Елабужского муниципального района (г. Елабуга)