Дошкольные Новости ДОУ«Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”

«Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”

MyCollagesБезнең ,34нче балалар бакчасында яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү матур бер традициягә керде.15 ел дәверендә  үткәрелә торган бу бәйрәм быел да зур күләмдә регион дәрәҗәсендә уздырылды. «Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” дигән бәйге шигырь сөйләүчеләр өчен булса, Тукай әсәрләре буеча “Иң яхшы өстәл театры”бәйгесе оста куллы педагогларыбыз өчен оештырылды.Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе өч номинациядә узды:

1.Татар телендә иң оста шигырь сөйләүче;

2  Туган телдә иң осташигырь сөйләүче;

3.Иң оста автор башкаручы

Шигырь бәйгесендә катнашырга 22 педагог теләген белдерде.Шул исәптән бер катнашучы Чаллы ,ике педагог Казан шәһәрләреннән, бер педагог Сарман районыннан  иделәр. Беренче  турдан  12 катнашучы финалга узды.Мөхтәрәм жюри шигырьләрне тыңлаганнан соң мондый нәтиҗәгә килде:”Татар телендә иң оста сөйләүче “ номинациясендә I дәрәҗә диплом белән 32  нче балалар бакчасыннан Нотфуллина Ландыш, Казан шәһәреннән Хабибуллина Альбина;II дәрәҗә диплом белән 34 балалар бакчасыннанАлсу Сайфутдинова,Чаллы шәһәреннән Минниахметова Гөлшат; III дәрәҗә диплом белән 34нче бакчадан Сираева Ләйсирә  һәм  30 нчы бакчадан Турдыкулова Назлыгөл бүләкләнделәр.”Туган телдә иң оста шигырь сөйләүче “ номинациясендә 20 нче балалар бакчасыннан Плеханова Ксения   I дәрәҗә дипломга лаек булды.”Иң оста автор башкаручы” номинациясендә исә I дәрәҗә диплом белән 1 нче балалар бакчасыннан Хузина Зәлия, II дәрәҗә диплом белән 24 нче бакчадан Гаффарова Зөлфия, 25 нче бакчадан Абдульминова Алсу , III дәрәҗә диплом белән 17 нче бакчадан Гараева Илүсә, 22 нче бакчадан Ямалетдинова Динара, 25 нче бакчадан Хромшина Гөлнәзирә лаек булды. Шушы номинациядә  Гран-прига 6 нчы балалар бакчасыннан Печёнкина Елена лаек булды.

Тукай әсәрләре буеча “Иң яхшы өстәл театры” бәйгесенә  Актаныш  һәм Сарман районнарыннан,Алабуга районының Дөм-Дөм,Поспелово, Бехтерево, Гари авылларыннан, шәһәребезнең 20 бакчасыннан 86 эш кабул ителде.Театрлар 7 номинация буенча бәяләнде.Оста куллы педагогларыбызның  искиткеч матур,бәйгенең бөтен таләпләренә дә туры китереп әшләнгән эшләре жюри тарафыннан шулай ук югары бәяләнде.

 

 

34 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренеңТукай әсэрләренә язылган җырларны башкарулары ,бакчага балаларын йөртүче әниләрнең татарча биюләре бәйгегә концерт рухы кертеп җибәрде.

Жюри әгъзалары безнең бакчада узган бу бәйгенең югары дәрәҗәдә уздырылуын,күп эшләр эшләнүен ассызыклап әйтеп китте. Бакчабызның мөдире Шаймарданова Сөмбел Моряковна исә Тукай бәйрәме бәйгесе яңа үрләр яуласын,тагын бик күп еллар дәвамында уздырылып торсын иде дигән теләген белдерде.

 

Погода

IntPriemna
||
banner
||
6363996633
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Ноябрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2