Дошкольные Новости ДОУПодарки своими руками!“Әниләргә беренче бүләк”

Подарки своими руками!“Әниләргә беренче бүләк”

IMG-20180307-WA0006Подарки своими руками!

Мама! Мамочка! Сколько тепла и нежности таят эти магические слова. Ведь ими называют самого дорогого, близкого, родного и единственного человека. Закройте глаза и вспомните свою маму. А теперь ласково произнесите слово «мама». Почувствовали, как стало теплее? Как вы думаете, почему? Потому что самое прекрасное слово на земле, которое произносит человек, - это слово «мама».

День 8 марта это международный праздник в честь матерей, бабушек девочек. И наши мамы достойны самых искренних поздравлений и теплых слов от своих дорогих людей. Мы с детьми первой младшей группы номер 1 и 3 детского сада № 34 «Радуга»  приготовили выставку портретов наших прекрасных мам. Дети с помощью воспитателей сделали поздравительные открытки своими руками. Сколько теплых слов услышали мы от детей о самом дорогом для них  человеке.

 “Әниләргә беренче бүләк”

Һәр ел фасылының үзенә генә хас, истә кала торган матур, көтеп алынган көннәре була. Быелгы кышның матурлыгына сокланып туймаслык булса, язы, кар-бураннар, салкын җилләр белән туган ягыбызга аяк басты. Ләкин, күңел, яз килгәнен, җилгә-буранга карамыйча тоя. Күктәге  кояш нурларының елатырдай булып күзләрне чагылдыруы, тәрәзә төбендәге  бүлмә  гөлләренең шул нурларга үрелеп җанлануы, алмагачлардагы көздән калган алмаларны чукучы, миләшләрдәге соңгы миләшләрне чүпләүче кошларның, урамда йөрүче эт-песиләрнең үз-үзләрен тотышы, язның инде килеп тә җиткәнлеген күрсәтә, күңелләргә өмет өсти. Язның беренче көнен көтеп алып, аннары әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребезнең иң матур, шатлыклы бәйрәмен көтә башлыйбыз.

Бу бәйрәмгә һәркем үзенчә әзерләнә. Яңа гына бакчага йөри башлаган нәниләр дә читтә калмый хәтта. Без  балаларга бу бәйрәм турында беренче мәгълүматларны бирәбез, кадерле әниләребезне, әбиләребезне, кыз туганнарыбызны хөрмәтләргә өйрәтәбез.

Бакчага килгәч, һәр көн иртән балалар белән бергә гөлләргә су сибү, аларны коендыру, киң яфраклы гөлләрнең тузаннарын сөртү, шөгыльләрдә бүлмә гөлләре белән танышу, аларның матурлыгы, файдасы, табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмәләр уздыру кечкенәдән башлана. Салкын кыш белән яз якалашкан көннәрдә - 8 Март бәйрәмендә, әниләргә чәчәкләрдән дә зуррак, кадерлерәк бүләкнең юклыгы  турында да сөйләдек. Һәм без дә 34 нчн балалар бакчасының, 1 һәм 3 нче төркемгә йөрүче  иң кечкенәләр белән, әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә булдык. Кулына рәсем пумаласын яхшылап та тота алмаган, төсле буяулар белән әле күптән түгел генә таныша башлаган балаларыбыз белән  кадерле әниләребезгә бүләк ясадык. Шулай итеп, төркемебезнң тәрәзә төбендә, бүлмә гөлләре янында, зәңгәр чәчәк бәйләмнәре үсеп тә чыкты.

Әниләргә беренче бүләк әзер! Кичен бакчага нарасыйларын алырга килгән әниләрнең бу чәчәкләрне күреп шатлыклы елмаюы  үзе ни тора! Бөтен дөньяда зурлап үткәрелә торган Халык-ара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме котлы булсын!

 

 

Погода

IntPriemna
||
banner
||
6363996633
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Декабрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6