Дошкольные Новости ДОУ“ Мисс Дюймовочка- 2017”

“ Мисс Дюймовочка- 2017”

IMG_698934нче “ Салават күпере” балалар бакчасында һәр елны уздырыла торган көтеп алынган муниципаль  бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Биредә 7 балалар  бакчасыннан , төгәлрәк әйткәндә №5 нче “Гномик , №36 нчы “Искорка”,№ 30нчы “Улыбка”, № 32 нче “Садко”, №24 нче “Росинка” ,№ 38 нче “Золотой ключик ”  һәм  №6 нчы “Колосок”  балалар  бакчаларыннан  иң  останәни кызлар  үзләренең талантларын күрсәттеләр. Кечкенә  чибәрләргә ярдәм итәргә  бакчадагы дуслары гына түгел, әти-әниләре, әбиләре  һәм апа-абыйлары да  барэшләрен калдырып  чыгыш ясарга килде. Конкурс 3  биремнән торды: беренче биремдә   кызчыклар үзләре белән таныштырды.  Музыка  залына  үзйөрешле машина белән дә, тәгәрмәчтәге чәчәк эчендә дә , күбәләк кебек  очып кергән  кызларга да сокланмый мөмкин түгел иде.Ә икенче биремдә балалар җыр, бию һәм нәфис сүз аша  үзләренең  талантларын   күрсәтте. Бәйгенең бу өлеше  болындагы чәчәк аланын хәтерләтте.Төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары  булып киенгән балалар очып-очып биегәндә ирексездән җәйгә әйләнеп кайткан кебек булды. Шушында  ук  Алабуганың  дөньякүләмендә уза торган данлыклы Спасс ярминкәсе  дәтеатральләштерелеп күрсәтелде. Ә 3нче турда  кызлар  әкият  геройларына әйләнделәр.

Бәйгенең хөкемдарлары  исә берсеннән-берсе  оста нәни кызларның талантларын  югары дәрәҗәдә бәяләделәр һәм барлык конкурсантларны  да зур сәхнәдә чыгыш ясарга  лаеклы дип таптылар. Алга таба бәйгедә катнашкан  кызларыбыз шәһәребезнең мәдәният йортында  “Мисс Дюймовочка” титулына ия булу өчен көрәшләрен дәвам итәчәк.

 
knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Декабрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31