БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

Фәнни-гамәли конференциясенең “Татар теле һәм әдәбияты” секциясе

IMG_20170425_130200_HDR25 нче апрель көнне 6нчы мәктәп базасында “Эзләнү һәм иҗат” укучылар фәнни-гамәли конференциясенең “Татар теле һәм әдәбияты” секциясе үзенең эшен оештырды. Конференциягә 16 эш тәкъдим ителде. Фәнни эшләр КФУның филология фәннәре кандидаты, татар теле кафедрасы доценты Әхмәтгалиева Г.Г., татар теле кафедрасы ассистенты Саттарова Г.Г. тарафыннан тикшерелде. Укучылар үзләренең эшләрендә табигатьне саклау, татар теленең үзенчәлекләре, татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрендәкүтәрелгән мәсьәләләрне фәнни яктан тикшерделәр. Чыгыш ясаганнан соң алар сорауларга җавап бирделәр, кайбер сораулар укытучыларны да бәхәстә катнашуга җәлеп итте. Җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә укучыларга фәнни юнәлештәге эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.

Подробнее...

 

Иҗади эшләр конкурсы

20170417_14070017 апрель көнне 3нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан әзерләнгән “Без – Тукай оныклары” дип аталган иҗади эшләр конкурсы үткәрелде. Бәйгедә районыбызның барлык мәктәп укучылары да катнашты. Алар жюри әгъзалары каршында үзләре иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре, хикәяләре белән чыгыш ясадылар. Жюрига “Чулман” әдәби оешмасы әгъзалары  Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы, Хабибрахманова Фәридә Нургали кызы һәм КФУ студентлары чакырылды. Бәйге алдыннан барлык килгән кунаклар 5 “Б” сыйныфы укучылары әзерләгән “Тукай эзеннән” исемле тамаша карадылар. Иҗади эшләр конкурсына килгән эшләр 3 номинация буенча бәяләнде.

 

 

 

 

Подробнее...

 

«Г. Тукай безнең йөрәктә» - «Г. Тукай в наших сердцах»

WP_20170419_11_47_32_ProВ  рамках Дня открытых дверей и в целях создания благоприятных условий для развития детского художественного творчества, интереса к самостоятельной  творческой деятельности в дошкольных учреждениях, в рамках реализации билингвального образования,расширения представлений детей о жизни и творчестве великого поэта татарского народа Габдуллы Тукая, развития интереса к художественной литературе на родном языке, творческих способностейв театрализованной деятельности, эстетических чувств, совершенствования художественно-речевых навыков дошкольников и  выявления талантов среди детей дошкольного возраста  в МБДОУ №33 «Аленький цветочек» прошёл конкурса чтецов «Г. Тукай безнең йөрәктә» - «Г. Тукай в наших сердцах», посвященного ко дню рождения Габдуллы Тукая.

 Старший воспитатель МБДОУ №33 «Аленький цветочек» Нелюбина Л.С.

 

“Ә мин татарча сөйләшәм” акциясе

XXrdBf6HIG014 мартта “2 нче гимназия” укытучылары укучылар белән берлектә “Ә мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында мәдәни чара уздырды. Программада татарча сөйләшкән, татарча өйрәнергә теләгән, акциянең барлыкка килүе, яшәеше, бүгенге көндә нинди юнәлештә үстерелеше белән танышырга ихтыяр белдергән, татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне татар хүалкының милли аш-су ризыклары белән сыйлау, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле төрле уеннар уздыру, төгәлрәк әйтсәк, кроссворд, сканвордлар чишү, табышмакларга җавап эзләү, кызыклы тест биремнәрен эшләү, башваткычлар чишү күзалланган иде. Барлык идеяләр уңышлы тормышка ашырылу бәрабәренә чара бик күңелле, кызыклы һәм күркәм килеп чыкты. Кунакларга, тамашачыларга брошюралар, сүзлекләр, стикерлар, магнитлар таратылды. Чара тантаналы рәвештә музыка белән үрелеп барды. Аны оештыруда актив катнашкан педпрактика узучы егет-кызларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Подробнее...

 

«Нәүрүзбикә – яз кызы” тамаша-тантанасы

IMG_3089Бүген 2 нче гимназиядә Яз кызын - Нәүрүзбикәне каршылау тамаша-тантанасы үтте. Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез һәр елның 21 нче март көнендә "Нәүрүз мөбарәкбад" дип бер-берсен сәламләгәннәр. Безнең тамаша да нәкъ менә шул сүзләр белән башланып китте. Балалар, бер-берсен бәйрәмгә чакырып, мәйданга җыелды. Алар Нәүрүз бәйрәменең, җылы язның тизрәк килүен теләделәр. Кояш календаре буенча 21 нче март көн белән төн тигезләшкән вакыт булганга, безнең бәйрәмгә дә Көн һәм Төн персонажлары кунакка килде. Алар да, бер-берсе белән озак тарткалашмыйча, язның килеп җитүенә шат иде. 2 нче сыйныф укучылары исә кояшны чакыру белән килгән кунакларны таң калдырды. Кояш та үзенең җылысы белән аларны назлады. Әйе, Нәүрүз - иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, шуңа күрә аңа репетиция ясау да кирәк. Укучылар репетиция өлешендә җыр җырладылар, бию биеделәр, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. 3 нче сыйныф укучылары Галимуллин Нурислам һәм Гыйльмуллин Әмир, "Кыздыра" һәм "Әби сүзе" шигырьләрен сөйләп, килгән кунакларны үзләренә гашыйк иттеләр. Ниһаять, бәйрәмгә сөйкемле  Нәүрүзбикә һәм җылы Яз килеп җиттеләр. Аларның килүенә балалар сөенделәр. Кинәт кенә Кышның керүе балаларны куркытмады, чөнки Кыш та алар өчен кадерле. Ләкин Нәүрүзбикә Кыш тәкъдим иткән ярышта җиңеп чыкты һәм ул балалар белән Кышны озатты. Бәйрәм җитте, Нәүрүз килде, яз җитте! Нинди Нәүрүз карга боткасыз булсын дигәндәй, безнең кунаклар да карга боткасыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбарәкбад!

Подробнее...

 

Страница 2 из 33

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Сентябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1