БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

Сөмбелә гүзәле

IMG_20161028_144646Бүген безнең гимназиядә бик матур бәйрәм узды. Ул “Сөмбелә гүзәле” дип аталды. Һәр сыйныф үзенең иң гүзәл, уңган һәм туган телен камил белгән кызын әзерләде. Бәйрәм 1-4 нче һәм 5-10 нчы сыйныф укучылары арасында бүленеп уздырылды. Һәр катнашучы, өйгә эш буларак, үзе белән таныштыруны, бәйрәм белән бәйле киемне әзерләргә тиеш иде. Кемдер җыр җырлады, кемдер шигырь сөйләде, биеде, ә кайбер катнашучылар сыйныфлары белән бергә сценкалар да күрсәттеләр. Аларны 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәяләде. Үзләрен тәкъдим иткәч, катнашучы кызлар “Яшелчәләрне таны”, “Табышмаклар”, “Сүзләрне таны” бәйгеләрендә көчләрен сынаштылар. Бәйрәм ахырына “Сөмбелә гүзәлләре” билгеләнде (Ямалеева Әдилә һәм Якупова Диләрә). Калган кызлар да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә җылы хисләр генә калдырды.

Подробнее...

 

Семинар в МБОУ "Старо-Юрашская СОШ" ЕМР РТ

S6000673Бүген иске Юраш урта мәктәбендә "Укытучы осталыгы - һәрвакыт белем күтәрүне таләп итүче һөнәр " дигән  темага  муниципаль семинар узды. Семинарда Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе вәкилләре Балобанова А.А., Балобанова А.С. , район мәктәп укытучылары , сыйныф җитәкчеләре катнаштылар.  Дәресләр, сыйныф сәгатьләреннән соң түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.

 

 

Подробнее...

 

Олы юбилейны каршылап

IMG_1258Бүген, 21 октябрьдә мәктәп китапханәсендә шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың юбилее уңаеннан әдәби очрашу узды. Очрашуда 7, 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Китапханәче Барова Л.А. шагыйрәнең тормыш юлына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхетдинова Р.Г. әдибәнең иҗади тематикасына күзәтү ясадылар. Әдәби кичә укучыларның шигырьләр укуы белән үрелеп барды.  Гөлзадә апа үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Әдәби кичәдән барыбыз да бик канәгать калдык. Шагыйрәгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

Подробнее...

 

III нче төбәкара “Болгар-туган тел” форумы

bul

17 нче июньнән 23нче июньнәгә  кадәр  Алабуга укучылары III нче төбәкара “Болгар-туган тел” форумында катнаштылар . Әлеге  лагерь Болгар музей тыюлыгында Спас муниципаль районы һәм “Сәләт”фонды тарафыннан оештырылды. Укучылар  татар теле дәресләрендә,мастер классларда, Болгар буенча сәяхәттә булдылар,төрле чараларда үзләренең сәләтләрен  татар телендә күрсәттеләр. Лагерьның шарты-Татарча сөйләшү.Танылган шәхесләр ,республиканың мәдәният,сәнгать,фән өлкәләре вәкилләре,җәмәгать эшлекләре белән очраштылар:Гүзәл Сәгыйтова,Рабит Батулла.Фәрит Бикчәнтәев һ.б.очраштылар.

С 17 июня по 23июня Елабужские ученики посетили  III межрегиональный палаточный лагерь с речевой практикой по татарскому языку «Болгар – Туган тел» совместно с молодежным центром «Сэлэт» на территории Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника в Спасском муниципальном районе. Основной целью лагеря является формирование устойчивого интереса у молодого поколения к изучению истории и культуры родного края, привлечение внимания детей, молодежи и широкой общественности к вопросу сохранения татарского языка. Учащиеся посетили уроки татарского языка, участвовали на мастер классах, встретились с  известными учеными, деятелями культуры и искусств и выдающимися общественными деятелями. На вечерних мероприятиях показали свои способности. Также были на экскурсии по Болгару.

Подробнее...

 

Арчада коллегия отчёты

20160623_10043323 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТЕРЛЫГЫ КОЛЛЕГИЯСЕ УТЫРЫШЫ УЗДЫ.

Подробнее...

 

Страница 10 из 35

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Январь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4