БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

VII регионара педагогик инновацияләр фестивале

IMG_20161124_09571224 нче ноябрь көнне 9 нчы урта мәктәптә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак белем бирү процессында педагогик проектлау” исеме астында VII регионара педагогик инновацияләр фестивале булып узды. 43 укытучы арасында татар теле укытучылары да дәресләр, мастер-класслар, дәрестән тыш эшчәнлек буенча чаралар үткәрделәр. Агмалова Э.Э., Бакирова Р.Г., Гарданова Х.В., Нуркаева Г.Ф., Смирнова Г.Д., Хәлиуллина Р.Ш., Шакирҗанова Н.Г. дәресләре һәм чаралары югары дәрәҗәдә үтте, кунаклар тарафыннан да югары бәяләнде.
 

«Россиянең кечкенә сәләте - 2016» бәйгесе җиңүчесе гимназиядә укый

 IMG-20161115-WA0020«Татарстанның мини-миссы“ Камилә Хабибуллина “Россиянең кечкенә сәләте- 2016“ титулына ия булды. Ул Мәскәүдә узган “Россиянең кечкенә сәләте- 2016“ Бөтенроссия балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә “Гран-при“ яулап шушы кѳннәрдә генә шәһәребезгә әйләнеп кайтты.

Әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдән барлыгы 18 бала катнашкан, безнең республика данын исә  Камилә яклаган. Бәйгегә кадәр алар әнисе белән бер атна башкалабыз Мәскәүдә булып, ярышларга әзерләнәләр, репетицияләргә йѳриләр. Камилә бәйге барышында экология темасына проект яклый, ә сәнгать бәйгесендә исә, мәскәүлеләр хозурына, татар халык биюе тәкъдим итә. Профессиональ жюри Камиләнең тырышлыгын тиешенчә бәяли, ул кѳмеш кулонга һәм бер мең евро акчалата грантка ия була.   «Мәскәүдә бер буш вакытыбыз да булмады, һәрвакыт реперицияләрдә булдык. Үземә күп дуслар таптым. Гомумән алганда, бу бәйге ошады, шундый зур сәхнәдә үземне сынап карадым» - ди ул үзе.

Ул гимназиядә дә яхшы билгеләргә генә укый. Дәресләрдән соң балалар музыка мәктәбендә һәм бию түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

Л.Г.Вагыйзова, 1 нче гимназия

 

Подробнее...

 

Юбилей поэтессы Гульзады.Ахтямовой.

DSC_0007Юлга чыктым әле менә бүген

Кышкы юл дип куркып тормадым...

Күпме җыенып та баралмаган

Исәнбайга илтә юлларым.

(Сез ничектер, бу авылда минем

Бер тапкыр да юк шул булганым...)

 Иж  ягының чишмәләрен  буйлыйм,

Хыянәтсез уйлар юлдашым...

Чиксез дәрьяларның башлангычы-

Чишмә башы- ерак юл башы.

 Кылганнардан сорыйм:” Кайда,- димен,

Монда үскән гүзәл Гөл кызы?”

Кайтавазлар  булып яңгырады:

“ Ул-  милләтнең  сүнмәс йолдызы!

 Үткәне дә аның калын китап икән

Зур игътибар белән укырлык...

Тыйнаклыгы, гадилеге- өлге,

Эшчәнлеге- үзе батырлык.”

 Исәнбайның тауларына мендем,,,

Тирә-якта тоташ моң ага.

Рәхмәт, халкым, гүзәл- олуг затлар

Бүләк иткән өчен дөньяга!

                                                                     Әнисә Хадиуллина.

 

Юбилей поэтессы Гульзады.Ахтямовой.

IMG_8806В МБОУ "СОШ №10" ЕМР РТ был проведён литературный вечер, посвящённый творчеству известной поэтессы нашего края Ахтямовой Гульзады Хазиевны. Гульзада  Хазиевна ознакомила учащихся с творчеством и новыми сборниками  стихотворений. Учащиеся 7Б,7В классов рассказывали наизусть творения поэтессы и взяли интервью. Литературный вечер всем понравился. Творческих успехов Вам, Гульзада Хазиевна!

Алабуга шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә төбәгебезнең күренекле шагыйрәсе Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы  белән очрашу үткәрелде.Гөлзада апа укучыларны иҗаты һәм яңа китаплары белән таныштырды.7Б,7В сыйныфы укучылары шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм Гөлзада ападан интервью алдылар. Әдәби кичә һәркемнең  күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Иҗади уңышлар Сезгә, Гөлзада апа!

Подробнее...

 

Гөлзадә Әхтәмова белән очрашу

IMG_1366В целях воспитания у школьников чувства патриотизма, нравственных понятий, любви к Родине, родному краю  21 октября в школьной библиотеке  СОШ № 6  состоялась встреча с местной поэтессой,  краеведом, членом Союза писателей РТ, лауреатом  литературной премии имени   С. Сулеймановой,     ГульзадойАхтямовой .Баровой Л.А., зав. библиотекой была оформлена книжная выставка:  » ҖирлешагыйрьГөлзадаӘхтәмованың  юбилее уңаеннан», подготовлена презентация , посвященная жизни и творчеству поэтессы: «Пять алмазов у тебя, пять алмазов…». Русскоязычные дети, учащиеся 8а и  8б классов, под руководством учителей татарского языка и литературы  Фатхутдиновой Р.Г., Закиевой Р.К. и зам директора по УР  по ВНО Вафиной Л.Ш., подготовили  и читали  ее стихи на татарском языке. Школьники получили много позитива от общения  с  Г.Ахтямовой.  Все присутствующие на уроке сфотографировались.

Олы юбилейны каршылап

Бүген, 21 октябрьдә мәктәп китапханәсендә шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың юбилее уңаеннан әдәби очрашу узды. Очрашуда 7, 8 нчесыйныф укучылары актив катнашты. Китапханәче Барова Л.А. шагыйрәнең тормыш юлына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхетдинова Р.Г. әдибәнең иҗади тематикасына күзәтү ясадылар. Әдәби кичә укучыларның шигырьләр укуы белән үрелеп барды.  Гөлзадә апа үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Әдәби кичәдән барыбыз да бик канәгатькалдык. Шагыйрәгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

Подробнее...

 

Страница 9 из 35

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Январь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4