БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

КВН «Күңелле татар теле»

IMG_20170128_09214628 нче гыйнварда «Ана теле айлыгы» кысаларында рус телле 3 нче сыйныф укучылары арасында «Күңелле татар теле» темасына КВН узды.

КВНда кызыклы табышмаклар, ребуслар, биремнәр булды. Капитаннар үзара ярыштылар. Укучылар туган илебез Татарстан турында өстәмә мәгълүматлар алдылар. КВН барлык укучыларга да ошады.

Укытучылар: Нуркаева Г.Ф., Җиһаншина М.И., Хәлиуллина Р.Ш.

 

В рамках месячника родного языка

IMG_20170127_081011Могҗизалар кыры

Бигрәк мавыктыргыч уен,

Килеп тора уйныйсы.

Барабан әйләнгәнче,

Җавап кына уйлыйсы.

27 нче гыйнвар көнне 1 нче сыйныф укучылары арасында “Могҗизалар кыры” уены булды. Укучылар “Кышкы уеннар” темасы буенча белемнәрен сынадылар. Уен телевизион версиясеннән бер дә аерылмады: кара тартма да, приз-бүләк сайлаучылар да булды. Ә җиңүче – 1 нче в сыйныфы укучысы  Нугманов Шамил. Котлыйбыз!

Җиһаншина М.И., Нуркаева Г.Ф.

 

В городском Дворце культуры прошла этноелка.

Более 160-ти ребятишек кружились сегодня в хороводе вокруг зеленой красавицы. Башкиры, чуваши, армяне, дагестанцы рассказали о своих национальных обычаях по встрече Нового года. А марийцы из села Старый Куклюк не только рассказали о своих обычаях, но и привезли с собой живого петуха Петю, которому уже 3 года. Каждый с его помощью мог узнать, каким будет для него предстоящий год. Так, к примеру, Эльзе Бахметовой петушок вытащил деньги. Это означает, что 2017-й будет для нее не только удачным, но и денежным.

 Далее 

 

Шигъри сабантуй

DSC00015Гимназиябезнең VIII А сыйныфы укучысы Сафина Сәйлән иҗаты шигърият белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Аның табигать матурлыгына, әти – әнисенә, кечкенә сеңлесенә карата ярату хисләре белән сугарылган шигырьләре мәктәп газетасында да, республика балалары яратып укый торган “Сабантуй” журналында да еш басыла. Күптән түгел Сәйлән Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Фиололия һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе уздырган бик мәртәбәле “Шигъри сабантуй”да катнашып, үзенең көчен сынап карады. Югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында Сәйлән, Кар кызы киемендә, үзенең “Кар бөртекләре” шигыре белән чыгыш ясады.

Әлеге конкурсның бик күп еллык тарихы бар. 1944 елда, Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлеге оешкач, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе эшли башлый. Нәкъ менә “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе елга бер тапкыр “Шигъри сабантуй” һәм “Илһамлы каләм”  конкурсларын даими рәвештә оештырып килә. Конкурста катнашучылар 1 нче турда үзләре язган 3 шигырьне жюри әгъзаларына җибәрәләр. Икенче турга узган иң көчле эшләрнең авторлары Казанга чакырыла, үз шигырьләрен сәхнәдән ялкынлы, сәнгатьле итеп сөйли белүләрен күрсәтәләр. Сәйләнгә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Фиололия һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе укытучылары, студентлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән килгән күренекле язучылар, шагыйрьләр, үзе кебек укучылар алдында чыгыш ясарга туры килде. Үз – үзен тотышы, Кар кызы киеменнән булуы, шигыренең матурлыгы белән Сафина Сәйлән күпләрне сокландырды һәм оештыручыларның махсус Рәхмәт хатына лаек булды.

Алдагы көндә дә иҗади уңышлар сиңа, Сәйлән!

Әлфия Газизова, 1 нче гимназия

Подробнее...

 

VII Бөтенрәсәй «Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» фәнни-гамәли конференция

18 нче ноябрь көнне КФУның Алабуга институтында VII Бөтенрәсәй «Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция җиде ел рәттән филология һәм тарих факультеты мөгаллимнәре тарафыннан оештырыла. Быел конференциядә катнашыр өчен Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Пермь төбәгеннән йөздән артык укучыдан мәкаләләр кабул ителгән иде. Элеге чарада хөрмәтле кунак Татарстанның Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев, югары уку йортлары студентлары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференция барышында татар теле һәм әдәбияты, тарих өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды. Чыгыш ясаучылар арасында мәктәбебез укучылары төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Габделхаков Илнур беренче, Фәрхетдинова Гөлназ икенче, Гайнетдинова Алисә өченче урыннарга лаек булдылар. Шушы җиңүләрен белән аларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

 

Страница 8 из 35

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Январь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4