БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

Шигъри сабантуй

DSC00015Гимназиябезнең VIII А сыйныфы укучысы Сафина Сәйлән иҗаты шигърият белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Аның табигать матурлыгына, әти – әнисенә, кечкенә сеңлесенә карата ярату хисләре белән сугарылган шигырьләре мәктәп газетасында да, республика балалары яратып укый торган “Сабантуй” журналында да еш басыла. Күптән түгел Сәйлән Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Фиололия һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе уздырган бик мәртәбәле “Шигъри сабантуй”да катнашып, үзенең көчен сынап карады. Югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында Сәйлән, Кар кызы киемендә, үзенең “Кар бөртекләре” шигыре белән чыгыш ясады.

Әлеге конкурсның бик күп еллык тарихы бар. 1944 елда, Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлеге оешкач, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе эшли башлый. Нәкъ менә “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе елга бер тапкыр “Шигъри сабантуй” һәм “Илһамлы каләм”  конкурсларын даими рәвештә оештырып килә. Конкурста катнашучылар 1 нче турда үзләре язган 3 шигырьне жюри әгъзаларына җибәрәләр. Икенче турга узган иң көчле эшләрнең авторлары Казанга чакырыла, үз шигырьләрен сәхнәдән ялкынлы, сәнгатьле итеп сөйли белүләрен күрсәтәләр. Сәйләнгә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Фиололия һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе укытучылары, студентлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән килгән күренекле язучылар, шагыйрьләр, үзе кебек укучылар алдында чыгыш ясарга туры килде. Үз – үзен тотышы, Кар кызы киеменнән булуы, шигыренең матурлыгы белән Сафина Сәйлән күпләрне сокландырды һәм оештыручыларның махсус Рәхмәт хатына лаек булды.

Алдагы көндә дә иҗади уңышлар сиңа, Сәйлән!

Әлфия Газизова, 1 нче гимназия

Подробнее...

 

VII Бөтенрәсәй «Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» фәнни-гамәли конференция

18 нче ноябрь көнне КФУның Алабуга институтында VII Бөтенрәсәй «Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция җиде ел рәттән филология һәм тарих факультеты мөгаллимнәре тарафыннан оештырыла. Быел конференциядә катнашыр өчен Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Пермь төбәгеннән йөздән артык укучыдан мәкаләләр кабул ителгән иде. Элеге чарада хөрмәтле кунак Татарстанның Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев, югары уку йортлары студентлары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференция барышында татар теле һәм әдәбияты, тарих өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды. Чыгыш ясаучылар арасында мәктәбебез укучылары төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Габделхаков Илнур беренче, Фәрхетдинова Гөлназ икенче, Гайнетдинова Алисә өченче урыннарга лаек булдылар. Шушы җиңүләрен белән аларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

 

VII регионара педагогик инновацияләр фестивале

IMG_20161124_09571224 нче ноябрь көнне 9 нчы урта мәктәптә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак белем бирү процессында педагогик проектлау” исеме астында VII регионара педагогик инновацияләр фестивале булып узды. 43 укытучы арасында татар теле укытучылары да дәресләр, мастер-класслар, дәрестән тыш эшчәнлек буенча чаралар үткәрделәр. Агмалова Э.Э., Бакирова Р.Г., Гарданова Х.В., Нуркаева Г.Ф., Смирнова Г.Д., Хәлиуллина Р.Ш., Шакирҗанова Н.Г. дәресләре һәм чаралары югары дәрәҗәдә үтте, кунаклар тарафыннан да югары бәяләнде.
 

«Россиянең кечкенә сәләте - 2016» бәйгесе җиңүчесе гимназиядә укый

 IMG-20161115-WA0020«Татарстанның мини-миссы“ Камилә Хабибуллина “Россиянең кечкенә сәләте- 2016“ титулына ия булды. Ул Мәскәүдә узган “Россиянең кечкенә сәләте- 2016“ Бөтенроссия балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә “Гран-при“ яулап шушы кѳннәрдә генә шәһәребезгә әйләнеп кайтты.

Әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдән барлыгы 18 бала катнашкан, безнең республика данын исә  Камилә яклаган. Бәйгегә кадәр алар әнисе белән бер атна башкалабыз Мәскәүдә булып, ярышларга әзерләнәләр, репетицияләргә йѳриләр. Камилә бәйге барышында экология темасына проект яклый, ә сәнгать бәйгесендә исә, мәскәүлеләр хозурына, татар халык биюе тәкъдим итә. Профессиональ жюри Камиләнең тырышлыгын тиешенчә бәяли, ул кѳмеш кулонга һәм бер мең евро акчалата грантка ия була.   «Мәскәүдә бер буш вакытыбыз да булмады, һәрвакыт реперицияләрдә булдык. Үземә күп дуслар таптым. Гомумән алганда, бу бәйге ошады, шундый зур сәхнәдә үземне сынап карадым» - ди ул үзе.

Ул гимназиядә дә яхшы билгеләргә генә укый. Дәресләрдән соң балалар музыка мәктәбендә һәм бию түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

Л.Г.Вагыйзова, 1 нче гимназия

 

Подробнее...

 

Юбилей поэтессы Гульзады.Ахтямовой.

DSC_0007Юлга чыктым әле менә бүген

Кышкы юл дип куркып тормадым...

Күпме җыенып та баралмаган

Исәнбайга илтә юлларым.

(Сез ничектер, бу авылда минем

Бер тапкыр да юк шул булганым...)

 Иж  ягының чишмәләрен  буйлыйм,

Хыянәтсез уйлар юлдашым...

Чиксез дәрьяларның башлангычы-

Чишмә башы- ерак юл башы.

 Кылганнардан сорыйм:” Кайда,- димен,

Монда үскән гүзәл Гөл кызы?”

Кайтавазлар  булып яңгырады:

“ Ул-  милләтнең  сүнмәс йолдызы!

 Үткәне дә аның калын китап икән

Зур игътибар белән укырлык...

Тыйнаклыгы, гадилеге- өлге,

Эшчәнлеге- үзе батырлык.”

 Исәнбайның тауларына мендем,,,

Тирә-якта тоташ моң ага.

Рәхмәт, халкым, гүзәл- олуг затлар

Бүләк иткән өчен дөньяга!

                                                                     Әнисә Хадиуллина.

 

Страница 7 из 33

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Сентябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1