БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

“Намус һәм вөҗдан” темасына дискуссия

20170216_131123Бүген  5нче сыйныф укучылары арасында “Намус һәм вөҗдан” дигән темага дискуссия  үткәрелде. Чарада  укучылар намус, вөҗдан төшенчәләрен ачыкларга ,аңлатырга тырыштылар. Бу төшенчәләр  бүгенге мәктәп тормышы, гаилә, хәзерге җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйләнелде.Укучылар намус, вөҗдан  темасына караган мәкальләр, әйтемнәрне ,укылган әсәрләрне искә төшерделәр.Укучылар төрле кызыклы мисаллар,китерделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу дискуссия балаларда яхшылык. изгелек, кайгыртучанлык,гаделлек,кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Дискуссиядә укучылар актив катнаштылар, чара аларга да ошады.

 

“Туган тел” айлыгы кысаларында

20170220_081051“Туган тел”  айлыгы  кысаларында 7 нче Б сыйныфының рус төркеме укучылары белән “Олимпия уеннары”   темасы  буенча  Тамчы шоу чарасы үткәрелде. Укучылар бу тема белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Биремнәрнең барысы да диярлек хатасыз эшләнде.

Укытучы: Газеева Ф.С.

 

“Алиш әкиятләренә сәяхәт”

Z2I3XlAEvRo2 сыйныф укучылары белән “Алиш әкиятләренә сәяхәт” темасына ачык чара үткәрелде. Бу көнне укучылар Абдулла Алиш әсәрләрен берничәсен укыдылар, кайберләрен бергәләп карадылар. Әкиятләр турында үз фикерләрен җиткерделәр.”Бу кайсы әкияттән?” мавыктыргыч уенын уйнадылар.  Соңрак төркемнәргә бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Язучылар, әсәрләр, китапның әһәмияте турында белемнәрен камилләштерделәр.

Укытучылар: Шакирзянова Н.Г., Агмалова Э.Э.

 

Патриот шагыйрь - Муса Җәлил

IMG_20170214_084707Безнең балалар бакчасында патриот шагыйрь Муса Җәлил атналыгы уза. Барлык балалар да татар теле тәрбиячеләре белән берлектә бик тырышып хәзерләндек. Викторина, шигырь бәйрәме, рәсем конкурсы, сәхнәләштерелгән чыгышлар үтте. Ә 15 февральдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде.

 

Муса Җәлилнең үлемнән соңгы тормышы

IMG_20170215_084357Бүген “Туган тел” айлыгы кысаларында 11 нче сыйныф укучылары белән “Муса Җәлилнең үлемнән соңгы тормышы “ дигән темага әдәби чара үткәрелде.  Чарада М.Җәлилнең үлемнән соңгы томышына читтән торып сәяхәт ясалды. Муса Җәлилгә багышланган презентация һәм альбом каралды, әдипнең шигырьләре укылды..

Укытучылар:      М.Г.Гатауллина, Ф.С.Газеева

 

 

IMG_20170215_101024

 

Страница 6 из 35

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Январь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4