БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

Алабуга шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

tukai_pamyatnik2014 нче елның 19 нчы декабре - 1000 еллык тарихы булган Алабуга өчен бик истәлекле көн булып тарихка кереп калыр. Бу көнне Бөек татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Подробнее...

 

Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар булып үтте
tat_olimp
Алабугада татар теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында югары сыйныф укучылары белемнәрен тикшерделәр. Биремнәрнең елдан-ел катлаулырак булуын, аларның бердәм дәүләт имтиханнары кебек тестлар белән булуын әйттеләр. Олимпиадаларда укучыларның иҗади фикерли белүләрен күрсәтә торган биремнәр булса, әйбәтрәк булыр иде,- дип үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Быел 7 нче 8 нче сыйныф укучылары да олимпиадада катнаштылар һәм алар Казанда Республика олимпиадасында да Алабуга данын яклаячаклар.
Без барлык укучыларга да Республика олимпиадасында уңышлар телибез!
2014 нче елда Алабуга Тукайлы булды

tukai_pam2014 нче ел - 1000 еллык тарихы булган Алабуга өчен бик истәлекле ел булып тарихка кереп калды. Бөек Тукай истәлеген мәңгеләштерү максатында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, безнең туган шәһәребездә Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
Бу чара - барлык укучылар, укытучылар, язучылар, галимнәр һәм алабугалылар күңеленә кереп калырлык бик тантаналы вакыйга булды.
Алабуга - күпмилләтле шәһәр. Габдулла Тукайның:
"Татарча яхшы бел, русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел",- дигән шигырь юллары бүгенге көн өчен дә актуаль булып тора.
Һәйкәл шәһәребезнең үзәгенә урнаштырылды. Ерак түгел генә Мәдәният сарае, 1 нче урта мәктәп, 1 нче татар гимназиясе, балалар бакчалары урнашкан.
Киләчәктә Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмнәре һәйкәл каршында уздырылачак. Әдәбият, сәнгать кешеләре, мәктәп укучылары бу мәйданда Тукай, Пушкин, Лермонтов, Җәлил шигырьләрен сөйләрләр.
Габдулла Тукай һәйкәле урнашкан урын - Алабуганың иң матур урыны булыр дип ышанасы килә.
Тукай һәйкәле безне матур эшләр башкарырга, Алабуга исемен дөньяга танытырга рухландырып торачак.

Тукай мәңге безнең белән булсын
Һәйкәленнән безгә карап торсын!
Илебезнең күге һәрчак имин булсын!
"ФДБС кертү шартларында укучылар белән нәтиҗәле эш формалары" 

Алабуга районының 2 нче гимназия үткәрелгән семинарның төп максаты - укытучыларның һәм регион белгечләренең ФДБС кертү шартларында укучылар белән эш итү проблемаларына игътибар итү. Семинар танылган мәдәният хезмәткәре җитәкчелегендә гимназиянең балалар театраль төркеменең чыгышы белән башланды. Менә кайда икән татар мохите! Саф татар телендә сөйләшүче балалар килгән кунакларны искиткеч матур номер белән каршы алдылар. Аннан соң КФУ Алабуга институтының доценты Шатунова О.В. укытучылар катнашында тренинг элементлары белән интерактив шөгыль оештырды. Седов С.А. семинар темасы буенча лекция укыды. Мастер-классларны ике бинада да үткән дәресләр алыштырды. Анда укучыларның Сингапур ысуллары буенча шөгыльләнгәне күренеп торды. Семинарның өченче өлеше исә дәрестән тыш чараларга багышланды. Беренчесе гимназиянең иске бинасында үткән "Кошларга кыш көне ярдәм итегез" дип исемләнгән чара иде. Укучылар чарада бик теләп катнаштылар, 1 нче, 2 нче сыйныф укучылары булганга күрә, җаваплары да шулкадәр самими иде. Икенче дәрестән тыш чара гимназиянең икенче бинасында узды. Ул Бөек Ватан сугышына багышланга күрә, "Онытырга мөмкин түгел" дип аталган тарихи-әдәби чара иде. Монда катнашкан 9 нчы сыйныф укучылары Советлар союзының сугышка әзерлеге, көчләрнең тигезсез булуы һәм сугышның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Тарих фәнен укытучы Нурия Нургаяновна башкаруында Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре исә бар кешене дә тетрәндерде. Алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, килгән кунаклар сүзләре белән әйтергә мөмкин: гимназиядәге мохит үзенә тарта, үз өеңә кергән кебек буласың.

Әлеге семинар яңа шартларда уку-укыту эшчәнлеген оештыруда безгә нык ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

"Кыш чәчәге"

elvina_yahinaАлабуга районының 2 нче гимназия укучысы Яхина Эльвинаны  "Кыш чәчәге"  исемле беренче китабы чыгуы белән котлыйбыз!

Эльвина кечкенәдән үк җырга-моңга гашыйк булып үсә. Беренче шигырьләрен алтынчы сыйныфта укыганда яза башлый. Яшь булуына карамастан, көндәлек вак-төяк күренешләр турында гына түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр өчен дә катлаулы проблемалар турында да шигъри сөйләшү алып бара. Эльвинаның туган җирне, туганнар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, хис-кичерешләрен тасвирлаган шигырьләре гади, ләкин шул ук вакытта матур, гыйбрәтле телдә язылганнар. Без барыбыз да арабызда яшь каләм иясе булуы белән горурланабыз, аңа иҗади уңышлар, җиңүләр теләп калабыз!

Кыш чәчәге

Кыш чәчәге, кыш бүләге бит син,

Салкын кышның җылы бер нуры.

Затың да бит шушы чәчкә төсле,

Лилия, дип, сиңа кушылды.

 

Буран белән килгәнсең бит син,

Кыш җилләре белән тугансың.

Шушындый киң, ихлас хисле булып,

Дөньялыкка яратылгансың.

 

Барыбызга кыйммәт бүләк итеп,

Биргән сине безгә Раббыбыз.

Мең рәхмәтле аңа шуның өчен,

Барыбыз сине яратабыз.

 

Профориентация көне

proforient_urash

Алабуга районы Иске Юраш урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары Казан Аграр университеты укытучылары белән очрашты. Очрашу укучылар өчен зур әһәмияткә ия булды. Алар университетта алып булган белгечлекләр белән таныштылар, керү өчен нинди фәннәрдән БДИ кирәклеген ачыкладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

"Чәчәк ат, мәктәп бакчасы"

zveti

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "Балалар экология-биология үзәге" балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесы 14 октябрьдә район күләмендә "Чәчәк ат, мәктәп бакчасы" дигән конкурсның йомгаклау этабын уздырды.Чарада белем бирү учрежденияләреннән 19 мәктәп катнашты.

Укучылар, җыелган кунакларга hәм жюри әгъзаларенә үзләренең мәктәп hәм мәктәп ишегалды бизәү, яшелләндерү буенча эшлерен тәкъдим итәргә тиешләр иде. Моннан башка алар эш нәтиҗэсен иҗади тәкдим итәргә дә тиеш иделәр. Мәктәпләр түбәндәге чарада катнаштылар:
-«Иң яхшы авыл мәктәбе ишегалды бакчасы"
-«Ин яхшы шәһәр мәктэбе ишегалды бакчасы"
Жюри әгъзалары конкурсны тубәндәге критерияләр буенча бәяләделэр:
1.Мәктәп ишегалды бакчасында төрле булекләрнең булуын hәм аларның нәтиҗәлеге.
2. Мәктәп ишегалды бакчасының эстетик бизәлүе.
3. Мәктәп ишегалды бакчасының эстетик бизәлүдә декоратив тәбигать әйберләрен куллану.
4.Чәчәк ат, мәктәп баксачы этабының нәтижәләре.
5. Мәктәп бакчасындагы тәҗрибәләр үткәрүләренең нәтиҗәләре.
6. Үз эшлерен күрсәтүдә баларның осталыклары.
«Иң яхшы авыл мәктәбе ишегалды бакчасы" чарасында җиңделәр:
1 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Костенеево урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Яковлево урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
3 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
-«Ин яхшы шәһәр мәктэбе ишегалды бакчасы" чарасында жиңделэр:
1 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «1-нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «9-нчы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
3 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2-нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Алабуга укучылары татар телендә мультфильм карыйлар

565665

Алабуга муниципаль районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрендә укучылар татар телен өйрәнү максатыннан татар телендәге мультфильмнарны бик яратып карыйлар.

Менә ул безгә татарча өйрәнергә ярдәм итә торган мультфильмнар: “Су анасы”, “Ике кыз”, “Бүләк кемгә”, “Агачлар да авырый”, “Кәҗә белән сарык”, “Өч кыз”, “Бүләк кемгә”, “Төлке белән Каз”, “Куян кызы”, “Камыр батыр”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Алтын бөртекләр”.

Истәлекле очрашу

5469481-нче гимназиядә көрәш буенча спорт мастеры,  балалар спорт мәктәбе тренеры Ришат Мөбәрәкҗанов белән очрашу үткәрелде. Ришат Булатович очрашуда укучыларны үзенең яулаган үрләре белән таныштырды, укучыларның сорауларына җаварлар бирде, күпсанлы медальләренең  тарихы  турында сөйләде. Без аның киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын теләп калабыз.

 

Алабугада "Габдулла Тукай шигырьләрен иң оста сөйләүче" бәйгесе булды

DSC_04181 нче гимназиянең актлар залында район күләмендә 1 – 11 нче сыйныф укучылары арасында иң оста шигырь сөйләүчеләрне билгеле.

Подробнее...

 

Татар теле көне

2gimnfzАлабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе боерыгы буенча һәр атнаның дүшәмбесе -  Татар теле көне дип игълан ителде.

 

 

Подробнее...

 

Страница 33 из 33

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Сентябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1