БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

«Г. Тукай безнең йөрәктә» - «Г. Тукай в наших сердцах»

WP_20170419_11_47_32_ProВ  рамках Дня открытых дверей и в целях создания благоприятных условий для развития детского художественного творчества, интереса к самостоятельной  творческой деятельности в дошкольных учреждениях, в рамках реализации билингвального образования,расширения представлений детей о жизни и творчестве великого поэта татарского народа Габдуллы Тукая, развития интереса к художественной литературе на родном языке, творческих способностейв театрализованной деятельности, эстетических чувств, совершенствования художественно-речевых навыков дошкольников и  выявления талантов среди детей дошкольного возраста  в МБДОУ №33 «Аленький цветочек» прошёл конкурса чтецов «Г. Тукай безнең йөрәктә» - «Г. Тукай в наших сердцах», посвященного ко дню рождения Габдуллы Тукая.

 Старший воспитатель МБДОУ №33 «Аленький цветочек» Нелюбина Л.С.

 

“Ә мин татарча сөйләшәм” акциясе

XXrdBf6HIG014 мартта “2 нче гимназия” укытучылары укучылар белән берлектә “Ә мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында мәдәни чара уздырды. Программада татарча сөйләшкән, татарча өйрәнергә теләгән, акциянең барлыкка килүе, яшәеше, бүгенге көндә нинди юнәлештә үстерелеше белән танышырга ихтыяр белдергән, татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне татар хүалкының милли аш-су ризыклары белән сыйлау, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле төрле уеннар уздыру, төгәлрәк әйтсәк, кроссворд, сканвордлар чишү, табышмакларга җавап эзләү, кызыклы тест биремнәрен эшләү, башваткычлар чишү күзалланган иде. Барлык идеяләр уңышлы тормышка ашырылу бәрабәренә чара бик күңелле, кызыклы һәм күркәм килеп чыкты. Кунакларга, тамашачыларга брошюралар, сүзлекләр, стикерлар, магнитлар таратылды. Чара тантаналы рәвештә музыка белән үрелеп барды. Аны оештыруда актив катнашкан педпрактика узучы егет-кызларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Подробнее...

 

«Нәүрүзбикә – яз кызы” тамаша-тантанасы

IMG_3089Бүген 2 нче гимназиядә Яз кызын - Нәүрүзбикәне каршылау тамаша-тантанасы үтте. Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез һәр елның 21 нче март көнендә "Нәүрүз мөбарәкбад" дип бер-берсен сәламләгәннәр. Безнең тамаша да нәкъ менә шул сүзләр белән башланып китте. Балалар, бер-берсен бәйрәмгә чакырып, мәйданга җыелды. Алар Нәүрүз бәйрәменең, җылы язның тизрәк килүен теләделәр. Кояш календаре буенча 21 нче март көн белән төн тигезләшкән вакыт булганга, безнең бәйрәмгә дә Көн һәм Төн персонажлары кунакка килде. Алар да, бер-берсе белән озак тарткалашмыйча, язның килеп җитүенә шат иде. 2 нче сыйныф укучылары исә кояшны чакыру белән килгән кунакларны таң калдырды. Кояш та үзенең җылысы белән аларны назлады. Әйе, Нәүрүз - иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, шуңа күрә аңа репетиция ясау да кирәк. Укучылар репетиция өлешендә җыр җырладылар, бию биеделәр, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. 3 нче сыйныф укучылары Галимуллин Нурислам һәм Гыйльмуллин Әмир, "Кыздыра" һәм "Әби сүзе" шигырьләрен сөйләп, килгән кунакларны үзләренә гашыйк иттеләр. Ниһаять, бәйрәмгә сөйкемле  Нәүрүзбикә һәм җылы Яз килеп җиттеләр. Аларның килүенә балалар сөенделәр. Кинәт кенә Кышның керүе балаларны куркытмады, чөнки Кыш та алар өчен кадерле. Ләкин Нәүрүзбикә Кыш тәкъдим иткән ярышта җиңеп чыкты һәм ул балалар белән Кышны озатты. Бәйрәм җитте, Нәүрүз килде, яз җитте! Нинди Нәүрүз карга боткасыз булсын дигәндәй, безнең кунаклар да карга боткасыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбарәкбад!

Подробнее...

 

Гимназия гүзәле

udL1unJgZ70Яз җитә. Табигать уяна. Безнең гимназия гүзәлләре дә бу вакытны зарыгып көтәләр. Алар бүген бездә үткән "Гимназия гүзәле" бәйгесендә  катнаштылар. Һәр сыйныф гүзәле үзен тамашачылар белән төрлечә таныштырды: Моратова Айгизә һәм Корбанова Дания җырлар башкардылар, Әхмәтова Альбина татарча матур итеп биеп күрсәтте, Ямалеева Әдилә үзе турында шигырь сөйләде, Шәвәлиева Әдилә видео төшерде... Бәйгедә кызларны төрлечә сынап карадылар: алар өйне дә җыештырдылар, татар хатын-кызларының борынгыдан килә торган гадәтләрен дә искә төшерделәр, матур прическа ясауда һәм "Интеллектуаллар" биремендә дә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән укучылар, укытучылар, жюри әгъзалары - барысы да гүзәлкәйләргә сокланып утырды. Нәтиҗәләр ясау да кыенлашты. Шуңа күрә катнашучы кызлар барысы да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!

 

 

 

 

Подробнее...

 

Фазыл Шәехның 80 яшьлек юбилеена тѳбәк фәнни-гамәли конференциясе

IMG_402816 нчы апрель кѳнне 1 нче гимназиядә Фазыл Шәехның 80 яшьлек  юбилеена багышлап “Укучыларга рухи-әхлакый һәм экологик тәрбия бирүдә тѳбәкнең  тарихи - мәдәни һәм табигый мирасын куллану” дип исемләнгән тѳбәк  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция Фазыл Шәех шигырьләреннән тѳзелгән “Үз милләте, дине, теле өчен  янган исем “ дип аталган әдәби композиция.

Конференциядә Алабуга муниципаль районы “Мәгълүмати-методик үзәк” белгечләре, Казан федераль университетының Алабуга институты галимнәре,    татар теле һәм әдәбияты укытучылары,   регионнан килгән укытучылар, укучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары катнашты.

Фәнни эш тәкъдим итүче һәм чыгыш ясаучылар арасында Казан федераль университетының Алабуга институты галимнәре, Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Норлат, Менделеевск  муниципаль  районнарыннан килгән укытучылар һәм укучылар, хәтта Пермь крае  Барда районы М.Г. Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбеннән килгән делегация дә   бар иде.

Подробнее...

 

Страница 4 из 35

knopka
||
IntPriemna
||
grafik14
||
535353
|
____2|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Январь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4