Фазыл Шәехка багышланган төбәк фәнни-гамәли конференциясе

IMG-20180412-WA007812 апрель  кѳнне 1 нче гимназия- Милли  белем бирү үзәгендә Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга милли белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә төбәкнең тарихи - мәдәни  мирасын куллану” дип исемләнгән  төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Алабуга шәһәр һәм район мәктәбе укучылары белән бергә республикабызның Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама шәһәреннән, Пермь өлкәсе Барда районыннан  килүчеләр дә бар иде. Конференция гимназиянең актлар залында пленар утырыш белән башланып китте.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итү турындагы указны имзалаган иде. Шул уңайдан, конференция гимназиянең актлар залында, укучылар кѳче белән әзерләнгән “Балачак унъеллыгы”на старт бирелүгә багышланган театраль тамаша белән башланып китте. Аннан соң сүз могътәбәр кунакларга бирелде. Ә пленар утырышныКазан федераль университетының Алабуга институты доценты Габидуллина Фәридә Имаметдин кызы алып барды. Шулай ук конференция кунаклары арасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Балобанова Айсылу Әхсән кызы, Ибраһимова Гѳлфия Габделхак кызы,Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте могаллимнәре Җәләева Тәжрия Вәсим кызы, Хабибрахманова Фәридә Нургали кызы,Миңнуллина Розалия Фәиз кызы, җирле шагыйрә Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы һәм шагыйрьнең тормыш иптәше Нәкыя ханым да бар иде.

Пленар утырышта исә сүз Фазыл ага Шәех турындагы истәлекләр белән уртаклашу, аның иҗатының бѳеклеген тагын бер кат ассызыклау, гомумән алганда, үзебезнең тѳбәк язучылары иҗаты турында барды.

Пленар утырыштан соң конференция эшчәнлеге секцияләргә бүленеп дәвам итте. Быелгы конференция шунысы белән үзенчәлекле булды, чөнки анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен аерым секция эшләде.

Шулай ук көнференция кысаларында “Милли мәгариф” музеен ачу тантанасы да булды.

Регион күләмендә үткәрелгән бу чара җиңүчеләргә дипломнар тапшыру ,  “Сәйлән” биютѳркеме һәм “Тамчылар” вокал ансамбле укучылары чыгышы кебек күңелле мизгелләр белән тәмамланды.                                       1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәгенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вагыйзова Л.Г.

IMG-20180412-WA0023

IMG_20180412_105225

IMG-20180412-WA0079

IMG-20180412-WA0016

 

 

Погода

IntPriemna
||
banner
||
6363996633
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Декабрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6