Без татарча сөйләшәбез! Мы говорим по-татарский

БЕЗ ТАТАРЧА сөйләшәбез

Идел бе халыклары дуслыгы.

20180420_095508Апрельдә 30 нчы балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү процессында этно – мәдәни һәм әхлак тәрбиясе” дигән темага муниципаль методик берләшмә утырышы булды.

Анда татар теле укыту тәрбиячесеДәүләтшина Миңзилә Нурисламовна “Идел буе халыклары дуслыгы” дигән темага ачык чара күрсәтте. Балаларда Идел буе халыкларының милли мәдәниятенә кызыксыну тәрбияләү, танып – белү барышында уңай хисләр уяту, туган телгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү бурыч итеп куелган иде.

Балалар бәйрәм кичәсендә бик күп белем тупладылар. Идел буенда яшәүче барлык халыкларның киемнәре, гореф – гадәтләре, милли ризыклары, музыка уен кораллары, җырлары, биюләре белән таныштылар алар.

Балалар шәһәребез тәрбиячеләренә үзләренең барлык осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Татар , рус телендә җырлар җырладылар, мари, мордва телләрендә шигырьләр сөйләделәр, татар, башкорт, чуаш халыклрының биюләрен башкардылар.

Удмурт халкының “Йомгак” уенын күргәч, тәрбиячеләр үзебезнең эшебездә дә кулланачакбыз диделәр. Бәйрәмгә килгән Алабуганың удмурт ансамле “Инвожо”  һәм үзебезнең чыгарыш малае Мироваев Данилның курайда уйнавы бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар да, шәһәребез тәрбиячеләре дә күтәренке  күңел белән, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

 Дружба народов Поволжъя

Сегодня, 20 апреля, в ДОУ №30 прошло заседание ММО воспитателей города по обучению татарскому языку. На нем Давлетшна М.Н. показала мероприятие “Дружба народов Поволжъя”.

На празднике дети показали все свои знания и умения. Они познакомили гостей с национальными традициями народов, проживающих на территории Поволжъя: их национальными костюмами, традициями, блюдами, песнями, танцами, музыкой. Звучали песни на татарском и русском языке; стихи на марийском и мордовском. Были представлены танцы татарские, башкирские, чувашские.

Подробнее...

 

Алабугада Габдулла Тукай һәйкәле янында "Шигырь бәйрәме"

tukai2015_1Алабуга шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәле янында "Шигырь бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады. Шәһәрнең "Чулман" әдәби берләшмә әгъзалары үзләренең Тукайга багышлап язган яңа шигырьләрен укыдылар.

Подробнее...

 

Фазыл Шәехка багышланган төбәк фәнни-гамәли конференциясе

IMG-20180412-WA007812 апрель  кѳнне 1 нче гимназия- Милли  белем бирү үзәгендә Фазыл Шәехка багышланган “Укучыларга милли белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә төбәкнең тарихи - мәдәни  мирасын куллану” дип исемләнгән  төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Алабуга шәһәр һәм район мәктәбе укучылары белән бергә республикабызның Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама шәһәреннән, Пермь өлкәсе Барда районыннан  килүчеләр дә бар иде. Конференция гимназиянең актлар залында пленар утырыш белән башланып китте.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итү турындагы указны имзалаган иде. Шул уңайдан, конференция гимназиянең актлар залында, укучылар кѳче белән әзерләнгән “Балачак унъеллыгы”на старт бирелүгә багышланган театраль тамаша белән башланып китте. Аннан соң сүз могътәбәр кунакларга бирелде. Ә пленар утырышныКазан федераль университетының Алабуга институты доценты Габидуллина Фәридә Имаметдин кызы алып барды. Шулай ук конференция кунаклары арасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Балобанова Айсылу Әхсән кызы, Ибраһимова Гѳлфия Габделхак кызы,Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте могаллимнәре Җәләева Тәжрия Вәсим кызы, Хабибрахманова Фәридә Нургали кызы,Миңнуллина Розалия Фәиз кызы, җирле шагыйрә Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы һәм шагыйрьнең тормыш иптәше Нәкыя ханым да бар иде.

Подробнее...

 

Мин бит татар малае!

IMG_3270Хәзерге зур үзгәрешләр чорында балаларыбызга үзебезнең гореф-гадәтләрне, йолаларны, уеннарны өйрәтүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән?! Татар халкын киләчәктә милләт буларак саклап калу, үстерү, үткән тарихыбыз хакында түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру - безнең, тәрбиячеләрнең, төп вазыйфасы.

№29 «Алтын балык» балалар  бакчасында бу юнәлештә, дәвамлы рәвештә, күп төрле чаралар үткәрелә.  Шундый чараларның чираттагысы  безнең балалар бакчасында - 5 апрельдә «Татар малае – 2018» бәйгесе булып үтте. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган якка,  милли халык  сәнгатенә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел дүртенче тапкыр уздырылды. Бәйгедә республикабының  төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче,  татар телендә иркен сөйләшүче, 4-6 яшьлек балалар  катнашты.

Бәйгенең  беренче туры нәтиҗәләре буенча Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим һ.б. шәһәр һәм районнары балалар бакчаларыннын җибәрелгән 33 видеоролик  кабул итте. Шулар арасыннын  иң яхшы 13 видеоролик  сайланып алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды.

Подробнее...

 

“ТНВ” каналында “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә

06s-8TPS2cEБезнең мәктәп укучыларына  “ТНВ” каналында “Тамчы-шоу”  интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашу бәхете елмайды. Бу бәйгедә Салахов Илдан, Хәйрулин Азат, Идиятуллин Камил катнашты. Командабызның исемен “Лачын” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бу хыял чынга ашты. Чираттагы уен “Яшелчә культуралары” темасына багышланган иде. Укучыларга яшелчәләр турында бик ныклап әзерләнергә туры килде. Шулай ук күренекле композиторлар турында, тел-әдәбият буенча белемнәрен ныгыту белән бергә әлеге тема буенча шактый өстәмә мәгълумат өйрәнергә кирәк булды. Мәктәптә алган белемнәр “Тамчы- шоу “ ның шактый катлаулы сорауларына җавап бирүне җиңеләйтте. Укучылар беренче тапкыр видеокамералар каршында эшләсәләрдә югалып, каушап калмыйча бер команда булып эш алып бардылар.

Әлбәттә инде, командага традицион бүләк – Мактау грамотасы һәм китаплар тапшырылды. Шулай да иң зур бүләк — уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзалары белән рәсемгә төшү.

Ә, тапшыру эфирга май аенда чыгачак!

 

Страница 4 из 43

Погода

IntPriemna
||
banner
||
6363996633
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Февраль 2019
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3