Тукай әкиятләренә ияреп

IMG_8913Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турындагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәрен киңәйтү максаты белән Алабуга шәһәренең " 1- гимназия- Милли белем биру узәгендә" 26 апрельдә "Тукай әкиятләренә ияреп" дип исемләнгән театраль- маҗаралы тамаша  узды. Бу  чара "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән муниципаль конкурсының  сонгы этабы булып,  Алабуга шәһәренең һәм Алабуга районы балалар бакчаларыннан балаларны һәм туган тел  тәрбиячеләрен шушы  олы эшкә  берләштерде. Шигырь  конкурсында 19 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениясе 26 видеоязу тәкъдим итте.  Жюри әгзалары: Балобанова А.А., Билалова А.Р. , Ибрагимова Г.Г. балалар шигырьнең эчтәлеген аңлап, дөрес дикция, аһәң белән сәнгатьле сөйләгәннәрен тәнкыйть белән тынлап шундый карарга килде: "Барлык балалар да сәлатле!" Эмма дә ләкин соңгы этапта катнашкан балалар I, II, III дәрәҗә дипломнарына лаек булды.

3-4 яшьлек балалар арасында: Галеева Гульнара  һәм Петрова Элиза 34-нче балалар бакчасы «Радуга» - I урын, Калимуллина Камилла, 39-нче балалар бакчасы «Киләчәк»- II урын.

4-5 яшьлек балалар арасында: Динмухаметов Алмаз, 31-нче балалар бакчасы «Жемчужинка» – I урын, Саттарова Зәринә, Поспелово балалар бакчасы- II урын, Красильникова Эвелина, 20-нче балалар бакчасы «Сказка»- III урын.

5-7 яшьлек балалар арасында: Рабугутдинова Залина, « 1- гимназия- Милли белем биру узәге»– I урын, Зарипова Зәринә, 25-нче балалар бакчасы «Родничок»- II урын, Мубаракзянов Рамиль, 1-нче балалар бакчасы                    « Дюймовочка »- III урын.

5-7 яшьлек балалар арасында «Театральләштерү элементлары белән шигырь сөйләү» номинациясендә: Имамутдинов Әмир, 26-нче балалар бакчасы "Семицветик"- I урын, Султанова Рианна, Миннемухатова Эльза, Фатхутдинова Әминә, 12-нче балалар бакчасы «Солнышко» һәм Лутфуллина Элина, Файзуллин Фаиль, «1- гимназия- Милли белем биру узәге» - II урыннарга лаек булдылар.

IMG_8809

IMG_8824

IMG_8804

IMG_8926

 

Погода

IntPriemna
||
banner
||
6363996633
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Май 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3