Мин бит татар малае!

IMG_3270Хәзерге зур үзгәрешләр чорында балаларыбызга үзебезнең гореф-гадәтләрне, йолаларны, уеннарны өйрәтүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән?! Татар халкын киләчәктә милләт буларак саклап калу, үстерү, үткән тарихыбыз хакында түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру - безнең, тәрбиячеләрнең, төп вазыйфасы.

№29 «Алтын балык» балалар  бакчасында бу юнәлештә, дәвамлы рәвештә, күп төрле чаралар үткәрелә.  Шундый чараларның чираттагысы  безнең балалар бакчасында - 5 апрельдә «Татар малае – 2018» бәйгесе булып үтте. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган якка,  милли халык  сәнгатенә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге бәйге быел дүртенче тапкыр уздырылды. Бәйгедә республикабының  төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче,  татар телендә иркен сөйләшүче, 4-6 яшьлек балалар  катнашты.

Бәйгенең  беренче туры нәтиҗәләре буенча Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим һ.б. шәһәр һәм районнары балалар бакчаларыннын җибәрелгән 33 видеоролик  кабул итте. Шулар арасыннын  иң яхшы 13 видеоролик  сайланып алынды һәм бәйгенең икенче турында катнашу өчен чакырылды.

Бәйгенең икенче этабында   нәни дусларыбыз тамашачылар өчен «Дуслык илем – Татарстан» дигән визит карточкасында – үзе һәм гаиләсе белән, мавыктыргыч шөгыле белән таныштырса, «Егет кешегә җитмеш тѳрле һөнәр дә аз» дигән сәнгать номеры аша үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Нәни артистларыбыз үзләренең моңлы җырлары, сәнгатьле итеп шигырь укулары, дәртле биюләре белән  таң калдырдылар. Моннан тыш алар өлгерлек, кыюлык, тапкырлыкта да көч сынаштылар. Берсеннән-берсе талантлы, булган егетләребез һәр тамашачы күнелендә соклану һәм горурлану хисе уятты.

Бәйгенең җанлы, мавыктыргыч булуында  аны алып баручы -  «1 нче гимназия - Милли белем бирү үзәге» 5 нче сыйныф укучысы -   "Гимназия гүзәле - 2018" Хабибуллина Камиләнең дә өлеше зур булды.

Ахырда жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде.  «Татар малае-2018» дигән мактаулы исемгә Алабуга шәһәренеӊ 35 нче номерлы “Ләйсән” исемендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәетгалиев Әмир лаек булды.

Нигезләмә шартлары буенча беренче бәйге « Мин бит татар малае»  бәйгесе булса, икенче бәйге булып « Сөлге чигәм асыл җепләр белән…» дигән бәйге билгеләнде. Сөлге символ, һәр милләтнең йөзе. Бу тиңсез сәнгать әсәрләре һәр милләт халкының көндәлек тормышында, көнкүрешендә, җырларында киң урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткән һәм саклап килгән.

Сөлге безнең хатын-кызларыбызның осталыгына һәйкәл. Шушы асыл сүзләрне истә тотып, быел без балалар бакчалыры арасындагы тәрбиячеләребезнең иҗади кул эшләре  буенча сөлге күргәзмәләре оештырырга дип максат куйдык.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең иҗади инициативаларын үстерү, үзенчәлекле милли чигү элементлары үрнәкләрен тарату бурычын алдык. Чынлап та,  тәрбиячеләр алып килгән 170 сөлге арасында иң матур сөлгеләрне алып карасаң да, аларның бизәкләре бер-берсен кабатламаган иде. Бизәгенә карап, аларнын исемнәре дә һәр якныкы үзенчә  яңгырашлы: алмалы сөлге, күгәрченле  сөлге, чүпләмле сөлге, тасмалы сөлге, күбәләкле сөлге, кызыл башлы сөлгеләр бар иде. Шушы матур бизәкле сөлгеләр арасыннан Бехтерево балалар бакчасында эшләүче Согорина Ольга Аркадьевнаныӊ иҗади эше - иң  матур сөлге дип танылды.

Бәйгедә катнашучы башка нәни дусларыбыз да бүләксез калмады: төрле номинация исеменә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга  да дипломнар белән бергә  истәлекле  бүләкләр тапшырылды.  Балалар бакчасында үткән әлеге чара катнашучыларның гына түгел,  тамашачыларның да  күңеленә дә хуш килде. Бәйгедә алган күнекмәләр, матур хис-тойгылар балалар күңелендә  озак сакланыр, киләчәктә аларны мәдәниятле итәргә, шәхес итеп тәрбияләргә бер адым булыр дип ышансы килә.   № 29 балалар бакчасы тәрбиячесе  Резедә Дәүләтшина

IMG_3254

 

 

 

 

 

 

 

 

 


IMG_3270

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IMG_3272

 

Погода

knopka
||
IntPriemna
||
9may-105
||
grafik14
||
535353
|
|
||
img
|
Елабужский официальный сайтkdp-page-011
|
Министрерство образования и науки Республики Татарстан 
|
Федеральный институт педагогических измерений
|

Федеральные целевые программы



Узнай, куда можно обратиться за помощью

Школьный портал

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Национальный фонд подготовки кадров

Конструктор школьных сайтов

123_143243243_31
|

Календарь мероприятий

Апрель 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6